25 май.2018 ел.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның , сәләмәтлекләрен ныгыту яшәү гомерләренең озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән төрле технологияләр һәм методикалар кулланыла. 25 май көнне парк ритриты методикасын кулланып язгы бакчада мини экскурсия үткәрелде. Интернат-йортның территориясендә чисталык,пөхтәлек матурлык хөкем сөрә.Клумбаларда чәчәкләр утыртылган, алмагачлар шау чәчәккә күмелгән.Табигаттә яз сулышы, дөнья язгы саф матурлыкка чумган. Менә шушы матурлыкка сокланып, саф Һава сулап , бакчаның ямле почмагында табигать үзгәрешләренә , язгы матурлык, шифалы үләннәр турында үзара сөйләшүләр,фикер алышулар үтте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга,шәфкать туташы Гөлнур Кашапова “Саф хавада йөрү файдасы” дигән темага әнгәмә үткәрде,сорауларга җавап бирде. Тыныч,саф һавада, кошлар тавышы тыңлап, алмагачларның шау чәчәкләренә сокланып үзара тормыш хәлләрен,борчу мәшакатләрен уртага салып сөйләшеп,тынычланып ял иттеләр өлкәннәр.