Эрготерапия – бу бүлек тернәкләндерү чараларын һәм ысулларын берләштерү.
Эрготерпиянен максаты:
Мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең көндәлек тормышта кирәкле булган функциональ мөмкинлекләрен устетергә яисә торгызырга. Шулай ук югалган функцияләрен махсус җайланмалар кулланып мөмкин кадәр бәйсез булып яшэргә өйрәтергә ярдәм итү.
Бурычы:
1.Хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен яхшырту.
2.Мускулның көчен һәм тонусын арттыру.
3.Координацияне яхшырту.
4.Вак моториканы үстерү.
5.Праксисны яхшырту һәм хәрәкәтне планлаштыру.
6.Көнкүрешне һәм хезмәт кунекмәләрен үстерү.
Өлкән кешеләр өчен эрготерапия күнекмәләре көндәлек тормышта бик кирәкле һәм файдалы .