“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Төрлетөсле балачак” дип аталган асфальтта рәсемнәр конкурсы үтте

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, фантазияләрен баету максатыннан “Астра”  тернәкләндерү үзәгендә “Төрлетөсле балачак” дип аталган асфальтта рәсемнәр конкурсы үтте. Балалар ата – аналары белән ачык, кызыклы рәсемнәр: елмайган ата – аналарын, үзләрен, мультфильмнардан яраткан геройларын тырышып ясадылар. Жюри алдында авыр максат куелды , иң яхшы рәссамны сайларга.

Бәйрәм күңелле музыка белән якты һәм истә калырлык булып үтте. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Бу конкурста 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International