Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше, үзен иң бәхетле кеше дип саный ала.Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә икеләтә кыенга туры килә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә профессиональ юнәлеш, психолгик ярдәм кәрсәтү аеруча мөһим.
Шул максаттан Зәй муниципаль районында “Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге”, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе һәм “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү Үзәге” арасында төзелгән килешү нигезендә “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән профориентация эшенең методлары һәм формалары” технологиясе тормышка ашырыла.
Бу технология кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары уен һәм мультфильмнар аша һөнәрләр дөньясы белән танышалар.Ә инде яшьүсмерләр белән тирәнтенрәк эш алымнары: Профи-I, Профи-II диагностикасы, эшлекле уеннар, тренинглар кулланыла. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре юрист һәм психолог консультацияләре ала алалар, психологик ярдәм күрсәтелә.
Әлеге технология, иң беренче чиратта, әти-әниләрнең ышанычын арттыру өчен мөһим.Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Алар сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга, эшләргә, яшәргә хокуклы. . Үзләрен җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тою, халык арасында булу аларга стимул бирә. Диагнозларының нинди булуына карамастан, мөмкинлеге чикле дип түгел, ә эшкә сәләтле дип карарга кирәк. Алар киләчәктә үз юлларын тапсын өчен, бүген тиешле ярдәмне күрсәтү мөһим.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү
һәм социаль яклау министрлыгының
Зәй муниципаль районындагы "Радость"
халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге"
социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе
психологы Верхотурцева Ю.М.