Волонтерлык елы кысаларында интеллектуаль уен – викторина

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 нче май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

     Волонтерлык елы уңаеннан  «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә Марат Закиров җитәкчелегендә яшьләр клубы “Ника” активистлары   социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен - викторина  уздырдылар.

    Чараның максаты: кәеф күтәрү, үзләренең сәләтләрен һәм белемнәрен  тормышка ашыру, уен барышында бер-берсенә ярдәм күрсәтү,  коллективта эшли белү мөмкинлекләрен арттыру иде.

    Волонтерлар бу уенны Халыкара балаларны яклау көненә багышладылар. Уенның беренче өлешендә Лев Толстойның: «Балачак», «Яшүсмер», «Яшьлек» әсәрләре буенча викторина сораулары кулланылды, икенче өлешендә биремнәр буенча язучының әкиятләрен сөйләделәр.

   Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде, командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм гомуми фотога төштеләр.

  Волонтерлар социаль хезмәт алучыларга  бөек казанышлар калдырган   рус язучысы турында  мәгүлүмәтләр күбрәк белергә һәм искә төшерергә булыштылар. Уенда катнашучылар  аларга эчтәлекле интеллектуаль уен-викторина үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада 43 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International