2018 елның 30 нчы маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу җитәкчелегендә “Ел фасыллары” исемендә викторина үткәрелде. Чарада 6 бала катнашты. Чараның максаты: -балаларны ел фасылларындагы үзгәрешләр белән таныштыру; -күзәтүчәнлек сыйфатларын үстерү; -кирәкле мәгълүматне рәсем аша күрсәтергә өйрәтү; -туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү. Без балалар белән “Язгы викторина”да яз турында бик күп мәгълүматләр белдек, табышмаклар чиштек, яз фасылында булган үзгәрешләр турында сөйләштек. Чарада балалар бик кызыксынып катнаштылар hәм канәгать калдылар.