ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

үтте

13 июнь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра2 тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк 2Җәйге спорт төрләре” дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр.

13 июнь 2018 ел, чәршәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова, ТАССРның 100 ел тулу уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында «Дәүләт хезмәте Порталы – бик тиз һәм уңайлы» дигән мастер класс үткәрде.

    Чараның максаты: үз республикабыз турында белемнәрне киңәйтү, электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм хәзерге җәмгыятьтә актив тормыш позициясен үстерү иде.

    Белгеч  ЭВМ, альтернатив челтәрләр һәм Интернетның үсеш юллары  турында  сөйләде. Катнашучылар, 1960 елларда Казан заводында «Электрон» компьютерлар уйлап табылуын, 1980 елда күп кенә шәһәр мәктәпләрендә, техникумнарында һәм университетларында ЭВМ барлыкка килүен белделәр. Чара барышында алар социаль хезмәтләрне электрон формада  алу өстенлеген  кызыксынып тыңладылар  (табибка язылу, счетчик күрсәтмәләрен тапшыру, онлайн - мобиль элемтәгә түләү  һәм башкалар).  Белгеч, чарада катнашучы мисалында, шәхси кабинет ачып һәм анда теркәлү  үтеп, онлайн - электрон хезмәтләрне алу мөмкинлекләрен күрсәтте.

    Чарада 7 кеше катнашты.

Алабуга «Доверие» социаль хезмәт  күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  “Россия көненә”  багышлап  төрле чаралар планлаштырдылар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен “Минем Россия” исемле квест-уены  оештырдлылар. Бу чара балалаларда Россия Федерациясе дәүләт символларына карата хөрмәт һәм тарихына кызыксыну уяту максат булы куйды. Катнашучылар Россия  тарихына һәм мәдәният темасына багышлап табышмакларга, кроссвордлар, ребусларга җавап бирделәр.  Өлкәннәр һәм инвалидлар, өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  өчен «Вакыт алга!» видеороликлар карау чарасы һәм оригами техникасында Россия флагы ясау буенча мастер-класс  оештырылды.

      12 июньдә социаль хезмәткәрләр шәһәр чараларында: Бөек ватан сугышы ветераннарына”Фидакарь хезмәт өчен”дәүләт бүләкләре бирү бәйрәмендә катнаштылар.

Үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның яшәү шартларын өйрәнүне башлады.

Өлкән яшьтәгеләрнең  яшәү шартларын өйрәнү барышында белгечләр тарафыннан акт тутырыла, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж, социаль мошенниклыктан ничек сакланырга икәнлеге аңлатыла,  белешмәлекләр өләшенә.

 

Социаль хезмәткәр көне

«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләрне   Аксубай үзәк китапханәсендә уздырылган  журналист, шагыйрь, рәссам һәм  якташыбыз А.В.Заварихинның.«Монда миңа яшәргә» шигырьләр  җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар.

Халыкара дуслык көне якынлашкан көннәрдә шәһәребезнең социаль участокларында "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге белгечләре "Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе"нең мәктәп яны лагерына йөрүче ике отряд балалары белән, тренинг элементлары кулланып, командада бердәм эшләүгә юнәлдерелгән, "Дуслык диалогы" исемле чара уздырдылар. Бу мавыктыргыч чарага    “Шатлык”  халыкка комлекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар да теләп кушылды.

     2018 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  “Ирекле Волонтер” үзәге белән берлектә, Балаларны яклау коненә багышланган бәйрәмгә “Балачакның якты буяулары” исемле бәйрәм чарасы уткәрделәр. Әлеге бәйрәмнең төп максаты: бердәмлек хисен тәрбияләү, физик күнегүләр ясауга кызыксынуны уяту.

“Родина – мать” һәйкәленә экскурсия

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  11 инвалид бала белән тәрбияче Борисова А.В. 13нче июньдә “Родина – мать” һәйкәленә экскурсия оештырдылар. Балаларны һәйкәлне төзү тарихы белән таныштырдылар. Реабилитантлар минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

 

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  № 1 “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре белән Россия көненә карата “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы һәм викторина үткәрделәр. Аның  максаты балаларда туган якка карата патриотик хисләр һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International