«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләрне Аксубай үзәк китапханәсендә уздырылган «Монда миңа яшәргә» шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләрне   Аксубай үзәк китапханәсендә уздырылган  журналист, шагыйрь, рәссам һәм  якташыбыз А.В.Заварихинның.«Монда миңа яшәргә» шигырьләр  җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар.

Александр Васильевичның вафатына бер ел була, ә аның иҗаты яши. Әле бер ел элек безнең тәрбияләнүчеләр аның янына барып, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар иде, тик Александр Васильевич ярдәмнән тыйнак кына баш тарта иде,ул иҗаты турында сөйләргә, шигырьләрен укырга , авторлык картиналарын күрсәтергә яратты. Тәкъдир итү кичәсендә  район Башлыгы К.К. Гилманов та катнашты.Ул якташыбыз  Заварихин А. В., исемен мәңгеләштереп Аксубай бистәсенең бер урамын аның исеме белән атарга тәкъдим итте.Чистай шәһәреннән килгән  кунаклар булуы безнең якташыбызның иҗаты белән районда гына түгел республикада да белүләренә бер дәлил.Балалар әлеге чарадан бик  канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International