2018 елның 11 июнендә Алексеевскийның «Забота» приюты тәрбиячесе Маслова Н.В. « Дракон койрыгы» исемле уен үткәрде. Уенның максаты булып коллективны берләштерү,төркемдә аралашу күнекмәләрен үстерү, команда да нәтиҗәлеаралашутөзү.
14 июнь көнне «Гнездышко» приюты балалары шәһәрнең нәфис галереясында булдылар.
Иреклеләр (волонтерлар) елы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары «Ныклы дуслык» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Тернәкләндерү уңышлы барсын өчен, әти әниләр белән аралашып эшләү бик мөрим.
Социаль-реабилитация булегендә халык иҗаты кургезмәсе узды. Анда өлкән яшьтәге кешеләр hам инвалидлар үз куллары белен ясаган кул эшләрен күрсаттеләр.
12 июнь көнне, Россия көне уңаеннан районыбызда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Алар - Түбән Саурыш вылыннан Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.
«Һәркемнең үз серләре бар. Кайчакта шул серләрне ачарга була... » Шушы сүзләр белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Габдрахманова Ф. М. төркемле дәрес үткәрде. «Серләшү» дип аталган төркемле дәрес рәхимсез мөнәсәбәтләрне кисәтү «Яшьсез балачак» программасы кысаларында балалар очен үткәрелде. Балаларга рольле уен бигрәк тә ошады. Анын барышында балалар күңелсез әни, ачулы әти, икелегә укучы малай ролләрен башкардылар. Күнегүләр эмоциональ киеренкелекне төшерергә булыштылар. Дәрес сенсор бүлмәсендә тәмамланды.
13июнь көнне Азнакай шәһәренең “Ишкаев Р.К.” паркында физик мөмкинлекләре чиклэнгэн олы кешеләр һәм балалар өчен Сабантуй оештырылды. Сабантуйны тантаналы рәвештә Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З. Шайдуллин ачты.
Россия көне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тантаналы рәвештә башланып китте.