Алабуга «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Россия көненә” багышлап чаралар оештырды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Алабуга «Доверие» социаль хезмәт  күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  “Россия көненә”  багышлап  төрле чаралар планлаштырдылар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен “Минем Россия” исемле квест-уены  оештырдлылар. Бу чара балалаларда Россия Федерациясе дәүләт символларына карата хөрмәт һәм тарихына кызыксыну уяту максат булы куйды. Катнашучылар Россия  тарихына һәм мәдәният темасына багышлап табышмакларга, кроссвордлар, ребусларга җавап бирделәр.  Өлкәннәр һәм инвалидлар, өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  өчен «Вакыт алга!» видеороликлар карау чарасы һәм оригами техникасында Россия флагы ясау буенча мастер-класс  оештырылды.

      12 июньдә социаль хезмәткәрләр шәһәр чараларында- Бөек ватан сугышы ветераннарына”Фидакарь хезмәт өчен”дәүләт бүләкләре бирү бәйрәмендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International