Үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның яшәү шартларын өйрәнүне башлады.
Өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын өйрәнү барышында белгечләр тарафыннан акт тутырыла, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж, социаль мошенниклыктан ничек сакланырга икәнлеге аңлатыла, белешмәлекләр өләшенә.