Социаль хезмәткәр көне

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Киң күңелле, сабыр, ярдәмчел сез

Мин кырык елдан артык Иж-Бубый санаториенда пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Тормыш үтә торды, мин дә картлыгыма килеп җиттем.

Сәламәтлегең булып үз аягыңда йөргәндә дөнья һәрвакыт шулай барыр кебек тоела. Әмма юк икән шул! Мин дә әздән дә хәтер кала, әздән дә күңел була торган чагыма аяк бастым.

Үткән ел июнь аенда тыл ветераны буларак социаль хезмәткәр билгеләделәр. Әлеге хезмәткәрнең озак еллар җаваплы вазифалар башкарган авылдашыбыз Луиза ГАЗИЗОВА икәнлеген белгәч бик тә сөендем. Менә бер ел без аның белән әниле-кызлы кебек мөнәсәбәттә. Ул килеп керү белән өем яктырып китә, авыруларым онытыла. Аның хәлемә кереп сөйләшүе, без – картларны аңлавы, юатуы, кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүе миңа яшәү көче өсти. Луиза карамагында без – биш өлкән кеше. Бишебездә – биш төрле холык, биш төрле проблема. Атнаның өч көнендә ул Иж-Бәйкидә яшәүче Нәзирә Хәбибуллинага да ярдәм күрсәтә. Луиза, һәрберебез йөрәгенә ачкыч табып, барыбыз белән дә килешеп эшли белә.  

Луизага тагын бер күркәм сыйфат хас. Ул, авыл кызы буларак, бөтен эшне үзе белеп башкара. Өйдә пешергән тәмле камыр ризыклары белән дә сыйлый безне.Аның төгәллеге, һәр мәсьәләне безнең файдага уңай һәм тиз хәл итүе өчен дә бик рәхмәтле без авылдашыбызга.      

Луизаның үзе карамагындагы өлкәннәргә игътибарлы-ихтирамлы булуын раслаучы тагын бер мисал. Бөек Җиңү бәйрәме көнне Мәдәният йортында узучы тантанага ничек барырга дип аптырап торганда тагын ул ярдәмгә килде. Луиза мине митингка да, клубка концертка да алып барды, соңыннан өемә кадәр китереп куйды. Игелекле авылдашыбыз Искәндәр Җиһангәрәев оештырган салют-фейерверкны да карадым хәтта. Бик нык күңелем булып, рәхмәтләр укып кайттым әлеге чаралардан.

Луиза – гаиләсендә уңган-булган хуҗабикә, улы Раушанга сөекле әни дә. Ижауда гаиләсе белән яшәүче, әти-әниләре янына еш кайтып йөрүче кызлары Ләйсәнгә дә матур сыйфатлар әнисеннән күчкәндер, мөгаен.

Авырып киткән чакларымда да беренче ярдәмчем – Луиза. Ул кан басымымны да үлчи, кирәк чакта фельдшерны да чакырта. Бу уңайдан мине берничә тапкыр үлемнән алып калган авылыбыз фельдшеры Ландыш Шәеховага, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең ак халатлы шәфкать ияләренә олы рәхмәтемне җиткерәсе килә. Аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үзләренә дә сәламәтлек телим.

Язмам  ахырында өлкәннәр исеменнән шуны әйтәсем килә: безгә бик тә кирәкле ярдәм күрсәтүне билгеләгән өчен Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Безнең сугыш чорында ач-ялангач яшәвебез, авыр хезмәт башкаруыбыз өчен хөрмәт буларак кабул итәм мин моны. Форсаттан файдаланып, “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә дә һөнәри бәйрәмнәре көнендә киң күңелле, сабыр, ярдәмчел булганнары, игелекле гамәлләре өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим.

Әминә КАСЫЙМОВА.

Иж-Бубый авылы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International