13 июнь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра2 тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк 2Җәйге спорт төрләре” дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр.
Викторинаның максаты балаларның спорт турында булган белемнәрен кабатлатырга һәм беркетергә; кругозорны киңәйтергә, спортка һәм физик хәрәкәтләнүгә кызыксыну уятырга.
Дәрес барышында балалар спорт турында фикер алыштылар. Спорт турында төп һәм танылган мәкальләрне искә төшерделәр; ребусларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр.
Дәрес ахырында балалар үзләрнә охшаган спорт төрләрен ясадылар. Викторинада 17 бала катнашты.