Халыкара дуслык көне якынлашкан көннәрдә шәһәребезнең социаль участокларында "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе"нең мәктәп яны лагерына йөрүче ике отряд балалары белән, тренинг элементлары кулланып, командада бердәм эшләүгә юнәлдерелгән, "Дуслык диалогы" исемле чара уздырдылар. Бу мавыктыргыч чарага “Шатлык” халыкка комлекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар да теләп кушылды.
Бу тренингның максаты команда булып оешуга һәм бердәм булып эшләүгә юнәлдерелгән иде. Мондый тренинглар балаларга үзләренең дусларына, классташларына, туганнарына , якыннарына башка күзлектән карарга, аларның төрле ситуацияләрдә үзләрен ни өчен башкача тотуларын аңларга ярдәм итә.
Тренинг барышында балалар команданың уңышлы эшләве өчен ниләр кирәклеген ачыкладылар, күнегүләр эшләделәр, "Бер дусты да булмаган патша"әкиятен уйлап чыгардылар, "Дуслык букеты" ясадылар.
Чарада катнашучылар бер-берсен дөрес аңларга, башкаларның фикерләрен кабул итәргә һәм команда булып оешып, бердәм булып эшләргә өйрәнделәр.