“Наркотикларсыз тормыш” кысаларында «Жәйге уеннар» дигән спорт – сәламәтлек чарасы

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

20    нче июнь 2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында « Жәйге уеннар» дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру  һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту иде.

 Ярышларда ике команда катнашты: 1 нче команда «Кояшкай», 2 нче команда «Сәламәтлек». Уенчылар бер берсен сәламләп,  төрле эстафеталар, уеннар  аша үзара көч сынаштылар. Чарада,  «Күңелле утыру», «Тупны төшермәү», «Тупны аяк астыннан бирү», «Тупны бир», «Кыршау аша йөгерү», «Тупны капкага таяк белән кертү» ярышлары үтте. Алып баручы уеннарны сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамлады.    Җәйге уеннарда катнашучылар физик күнегүләрдән, бер берсенә булышудан канәгать булып, шундый чараларда тагын  катнашырга теләкләрен белдерделәр.

    Чарада 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International