19 июнь көнне «Шатлык» приюты тәрбиләнүче балалар Керәшен Сәрдәсе авылының “Туган якны өйрәнү музее “нда булып кайттылар. Музейның бусагасыннан ук безне музей директоры Волков Олег Александр улы каршы алды. Олег Александр улыннан, без музейның 1981 елда төзелә башлаганын белдек. Ә 1985 елда ул Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең музее итеп теркәлә. 2003 елны музей Питрәч районының “Туган якны өйрәнү музее”ның бер бүлеге булып санала башлый. Музей 1743 елда сәүдәгәр Максимовлар төзегән ике катлы таш йортта урнаша.
Музей экспозицияләре ике катка бүленгән. Беренче катта керәшен халкының сирәк очрый торган, көн-күрештә кулланыла торган экспонатлары урнашкан. Өй керәшеннәрнең узган гасыр стилендә бизәлгән.
Залның бер өлеше керәшеннәр ое итеп бизәлгән. Анда: коровать җәймәләре, тәрәзә пәрдәләре, хатын –кыз киемнәре урнашкан. Икенче өлешендә керәшен гаиләсенең көн – күреш җиһазлары урнашкан.
Йортның икенче катында туган якны өйрәнү материаллары, авыл тарихы, Гражданнар һәм Ватан сугышында катнашучылар , мәктәп тарихы , алдынгы колхозчылар, авылдан чыккан билгеле кешеләр тарихы турында материаллар тупланган.
Балаларга музейда бик ошады, алар музей экспонатлары турында күбрәк белер өчен Олег Александр улына сораулар яудырдылар. Без, Олег Александровичка, шундый җылы очрашу һәм кызыклы мәгълүмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.