19 июнь көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында №1 Сарман гомүмбелем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Салават күпере” мәктәп яны лагерендә тәрбияви юнәлештәге “Зарарлы төтен сере” исемле мултфильм карау, аның эчтәлеге буенча фикер алышулар һәм шул юнәлештә профилактик әңгәмә оештырдылар. “Общее дело” иҗтимагый фондының материалларын кулланып, балаларга сәламәт яшәү рәвеше серләрен төшендерделәр.
Балалар аңлаешлы формада кешенең эчке органнарының төзелеше, тәмәке тартуның кеше организмына зыяны; буш вакытны файдалы итеп үткәрү; әйләнә – тирәдәгеләр белән рухи - бай аралашуның әһәмияте хакында мәгълүмат алдылар.