Мамадыш районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гайлә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, бөек рус язучысы Л.Н.Толстой елына багышланган чираттагы чара үткәрелде.
Әлеге чараның максаты балаларны бөек язучычыбызның әсәрләре белән таныштыру иде. Дәрес барышында балалар Л.Н.Толстойның “Өч аю” әкияте белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.