«Сабантуй». Питрәч райондагы "Шатлык" приюты

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Питрәч районның "Шатлык" приютында милли бәйрәм "Сабантуй" узып китте. Бәйрәмне традиөи буенча концерттан башладылар. Тәрбиянүчеләр җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Буламы Сабантуй уенсыз? Балалар зур теләк белән тйрле конкурсларда катнаштылар: "Күкәй белән йогерү", "Капчыктта йөгерү", "Чиләк белән йөгерү", "Чабыш". Кунакка Хуҗа Нәсретдин дә килде, балалрга табышмаклар әйтте, конкурста актив катнашты. 

Сабантуй ахырында призлар оттылар, тәмле ризык ашадылар.

Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International