ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

“Хәтер шәме” мемориаль акциясе кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә шәмнәр кабыздылар, чөнки кабызылган шәмнәр - Туган илебезне яклаган вакытта яу кырында ятып калган солдатларга  хөрмәт билгесе, хәтер акциясе.

22   нче июнь көнне Җәлил картлар йортындагы   хезмәткәрләр  бакчага өмәгә чыктылар. Алар анда түтәлләрне чистарту белән шогыльләнделәр. Суган, сарымсак, бәрәңге, кабак, кәбестәләрне чүп үләннәреннән  чистарттылар. Барлык хезмәткәрләр дә бик теләп катнаштылар һәм үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

22 июньдә социаль “Маяк” үзәгендә социаль хезмәткәре буенча Елена Ризатдинова катнашында Бөек Ватан сугышына багышланган әнгәмә булып узды. Үзәктә яшәүчеләр сугышта катнашкан геройларны искә алдылар, җырлар тыңладылар. Теләкләре булганнар сугыш Мемориал тактасына юнәлделәр.

Кашык белән массаж

22июнь 2018 ел, җомга

Тәрбиячеләр Кашеварова Светлана һәм  Самойлова Гөлчәчәк истәлекле дата уңаеннан “22 июнь – хәтер һәм кайгы көне” дигән презентация формасында танып – белү чарасы үткәрделәр.

1941 елның 22 июне иң кайгылы көннәрнең берсе – Хәтер һәм кайгы көне - сугыш башланган көн. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!

         2018 елнын 22 июнь көнендэ,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, исәптә торучы балалар белән сугыш турында кино карадылар, балалар белән “Хәтер һәм кайгы көне” дип аталучы әңгәмә үткәрделәр.

Сугыш шулай башланды

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә 28 инвалид бала һәм ата-аналары 22нче июньдә  җыр укытучысы  Городилова Н. Г., тәрбияче Степанова И.В. Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган чара уздырдылар. Балалар бу авыр көн турында кинофильм, слайдлар карадылар, бер минутлык тынлык белән сугышта вафат булганнарны искә алдылар. Мондый сугыш булмасын дип теләделәр.

 

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. Бу тарихта иң трагик көннәрнең берсе.

22 июнь көнне Россиядә хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата бөек ватан сугышының башланугына башланган. Гадәттәгечә, бу көнне бөтен ил шәм кабыза.

Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар алдында “Шәм истәлеге” – “Мин сугышта катнашмадым, әммә кайгы хәсрәте яна миндә” акцияләре оешырылды.

Әллеге акциянен оештыручы Кукмара үзәк китапханә эшчеләре иде. Акция вакытында сугыш чорындагы патриотик җырлар башкарылды, шигырьләр укыдылар, герой якташларыбызны искә алдылар.

Өлкәнәр шәм кабызып бөек ватан сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Без, хәзерге буын, бөек ватан сугышында җиңүгә зур көч куйган  халыкыбызны беркайчан да онытмабыз.

Шәм истәлеге – бу кайгы хәсрәте генә түгел, үз халкыбыз очен горурлык, сугыш вакытында, авырлыкларга, югалтуларга карамастан җиңү яуладылар

“Хәтер шәме” Халыкара мемориаль акциясе 21 июнь көне бистәнең  үзәк мәйданында «Хәрби Дан» обеоискасы янында узды Аңа “Хыял” балалар приюты хезмәткәрләре һәм   тәрбияләнүчеләр дә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International