“Хәтер шәме” һәм «Кызыл канәфер» акцияләре "Веста" Үзәге

2018 елның 22 июне, җомга

“Хәтер шәме” мемориаль акциясе кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә шәмнәр кабыздылар, чөнки кабызылган шәмнәр - Туган илебезне яклаган вакытта яу кырында ятып калган солдатларга  хөрмәт билгесе, хәтер акциясе.

Эш көне планерка белән башланды, аның башында хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу көнне Үзәк хезмәткәрләре киемнәренә «Кызыл канәфер» значогы беркеттеләр, бу - безнең Ватаныбыз өчен көрәшкән ветераннар хөрмәтенә, хәтер символы буларак, һәлак булган каһарманнарга рәхмәт йөзеннән тагылучы билге.

Шунысы куанычлы, мондый акцияләрдә катнашып, кешеләр ветераннарның мул  тормышта яшәвенә үз өлешен кертәләр, чөнки «Кызыл канәфер» значогын сатудан кергән акчалар Татарстан Республикасында яшәүче ветераннарга тернәкләндерү чаралары, медицина җиһазлары, дарулар һәм башка төр ярдәм итү чараларын алуга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International