“Шәм истәлеге”

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь көнне Россиядә хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата бөек ватан сугышының башланугына башланган. Гадәттәгечә, бу көнне бөтен ил шәм кабыза.

Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар алдында “Шәм истәлеге” – “Мин сугышта катнашмадым, әммә кайгы хәсрәте яна миндә” акцияләре оешырылды.

Әллеге акциянен оештыручы Кукмара үзәк китапханә эшчеләре иде. Акция вакытында сугыш чорындагы патриотик җырлар башкарылды, шигырьләр укыдылар, герой якташларыбызны искә алдылар.

Өлкәнәр шәм кабызып бөек ватан сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Без, хәзерге буын, бөек ватан сугышында җиңүгә зур көч куйган  халыкыбызны беркайчан да онытмабыз.

Шәм истәлеге – бу кайгы хәсрәте генә түгел, үз халкыбыз очен горурлык, сугыш вакытында, авырлыкларга, югалтуларга карамастан җиңү яуладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International