22июнь 2018 ел, җомга
Тәрбиячеләр Кашеварова Светлана һәм Самойлова Гөлчәчәк истәлекле дата уңаеннан “22 июнь – хәтер һәм кайгы көне” дигән презентация формасында танып – белү чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты балаларның тарихи белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, безнең армиянең батырлыгын якты мисал китереп балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Чара Левитан тавышыннан башланып китте, анда сугыш башлануы турында әйтелде.
Презентация барышында балалар Совет халкының авыр тормышы турында, шулай ук фашистлар белән көрәштә үз гомерләрен биргән яшь геройлар турында белделәр. Чара ахырында балалар “Орленок” фильмнан кадрлар карадылар, балалар үз халкы өчен горурлык хисе кичерделәр. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Чарада 40 мөмкинлекләре чикләнгән бала, 8 әти – әни һәм 4 үзәк хезмәткәре катнашты.