22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. Бу тарихта иң трагик көннәрнең берсе. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Ватанны саклаучылар истәлегенә " Безнең хәтердә, без онытмадык" дигән тарихи-патриотик сәгать үткәрделәр. Хәтер һәм кайгы көне Левитанның сугыш башлануын хәбәр итүче язманы тыңлаудан башланып китте. "Священная война" җыры яңгырады. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан Сугыш даны һәйкәленә венок куелды.