Сугыш шулай башланды
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә 28 инвалид бала һәм ата-аналары 22нче июньдә җыр укытучысы Городилова Н. Г., тәрбияче Степанова И.В. Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган чара уздырдылар. Балалар бу авыр көн турында кинофильм, слайдлар карадылар, бер минутлык тынлык белән сугышта вафат булганнарны искә алдылар. Мондый сугыш булмасын дип теләделәр.