22 нче июнь көнне Җәлил картлар йортындагы хезмәткәрләр бакчага өмәгә чыктылар. Алар анда түтәлләрне чистарту белән шогыльләнделәр. Суган, сарымсак, бәрәңге, кабак, кәбестәләрне чүп үләннәреннән чистарттылар. Барлык хезмәткәрләр дә бик теләп катнаштылар һәм үз эшләреннән бик канәгать калдылар.