26 июнь 2018 ел.
«Балачак истәлекләре”
Өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-психологик реабилитация үткәрү максатыннан ,Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында мәдәни чаралар үткәрүче Заһидуллина А.З. ,соөиалҗ хезмәтләрдән файдаланучы Бублиева Г.Г. белән балачак истәлекләренә таянып, “Курчак терапиясы” технологиясының чираттагы шөгылен үткәрде.
Технологияның максаты: шәхеснең эмоциональ торышын яхшырту,психологик авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү,истәлекләрне барлау,авырулардан котылу,психик сәламәтлекне ныгыту, кешеләр белән аралашуны җайлау.
Курчак терапиясы реабилитация чорының иң күп кулланыла торган ысулы.Аның ярдәмендә өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның талантларын ачып, иҗат -шөгылләрен ,коллективта аралашуларын үстерергә мөмкин.
Бублиева Г.Г. балачагын, үләннән курчак ясарга өйрәткән укытучысын искә төшерде,балачак хатирәләрен янартты.Әнгәмә корганда,Бублиева Г.Г. характерын ачыклау да авыр түгел- ул бик ачык, хәрәкәтчән, һәркем белән аралашырга тырыша,белгәнен башкаларга да җиткерәсе килә.Эш башлар өчен без үлән сабаклары,җеп кайчы әзерләдек.Башта курчакның гәүдә өлешен ясап,җеп белән ныгытып куйдык,кулларын башын формалаштырдык һәм бик матур уенчык килеп чыкты! Ул курчак кипкәч, картон өстенә куеп селкетсәң бии дә икән,! Бу курчакны балалар табигаттә ял иткәндә ясап уйнарга да мөмкин. Аралашу вакытында ,Гөлсинә апаның йөзеннән елмаю китмәде,ул балачагын,әти-әнисен,туганнарын ,балачак хатирәләрен исенә төшерде.
Шөгылебез позитив, дустанә мөнәсәбәттә үтте.Үз кулларың белән ясаган әйберләр,күңелгә рәхәтлек,җылылык өсти.Бүгенге көндә дөньяга позитив карашта яшәү- бик актуаль!