26 июнь көнне ел саен бөтен дөнья киң җәмәгатчелекнең игътибарын глобаль прроблемага җәлеп итә; наркомания афәтенә каршы көчләрне берләштерү кирәклеген аззсызыклый. Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә Сарман район прокуратурасында эшче төркем һәм наркоманиягә каршы көрәш район комиссиясенең берләштерелгән утырышы булып узды.
26 июнь көнне Питрәч районы китапханәсе “Шатлык “приюты тәрбияләнүчеләренә ишек ачты.Китапханәдә балаларны бик җылы каршы алдылар.Китапханә – ул китап саклаучы йорт һәм аның вазыфалары турында китапханәче балаларны таныштырып китте.Җәмагать урынында үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде.Китап күргәзмәсе бик зур кызыксыну уятты балаларда.Җурналлар, нәниләр өчен китаплар һәм төрле тематикага язылган энциклопедияләрне ләззәтләнеп карадылар.Экскурсия нәниләр төркеменә бик зур тәссир итте.Бик зур рәхмәт,китапханәчеләргә китап иленә экскурсияне оештырырга булышканнарына.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.
Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, шәфкать туташы Омарова Гульмира Мукатаевна «55яшьтән соң туклану» темасына чыгыш ясады.
Чыгышның максаты: өлкәннәргә үзләренең ашказаны эшкәртү системасының узенчәлекләрен исәпкә алып, туклануны дөрес оештыру. Өлкән яшьтәгеләрнең туклануында беренче таләп ул тиешенчә дөрес туклану.
Организмның яшәешен тәэмин итү һәм өлкән организмның төрле халәтен коррекцияләү өчен организмны энергия һәм төрле файдалы матдәләр белән тәэмин итү зарур.
Өлкән яшьтәгеләрнең туклануының төп принциплары:
Туклануда терлек майлары, тоз һәм шикәрне чикләү зарур.
Сөт ризыклары, С витаминына бай булган ризыклар, составында магний һәм калий, азык җепселләре булган ризыклар кулланырга кирәк.
Туклануда баллы һәм майлы рызыкларны чикләп, рационда көрпә кушып пешерелгән ипи, сөт ризыклары, балык, ярмалар куллану тормыш дәвамлылыгын озынайта. Үзебезнең туклануны коррекцияләп күп кенә авыруларны булдырмый калып булыр иде. Һәм үзегезгә тиешле дәрәҗәдәге физик күнегүләне үтәүне дә онытырга ярамый.
Элеге чыгышны ял итүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар, өлкән яшьтә организмның табигый халәтен һәм эшчәнлеген саклауда дөрес туклануның мөһимлеге хакында үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар.
27 июнь 2018г., чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт – сәламәтләндерү, тәрбия планы буенча балаларга һәм әти – әниләргә “Сәламәтлекне саклау. Тән өлешләре” дидактик уеннар элементлары һәм физик күнегүләр комплекслары кулланып профилактик әңгәмә үткәрелде.
27 июнь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә “Кояшта тән пешү һәм беренче ярдәм күрсәтү” темасы буенча әңгәмә- практикум үткәрелде. Дәрестә 10 бала катнашты.
“Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәге белгече Татьяна Евлентьевамөмкинлекләре чикле балалар өчен “Зоопаркка сәяхәт” исемле төркемле дәрес оештырды.Максат: эре һәм вак моториканы, күзаллау күнекмәләренүстерү.
Күп балалы гаиләләрдә торак урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан «Веста» Үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары белән берлектә, янгыннны иң иртә стадиядә белеп алырга ярдәм иткән автоном янгын сүндерүнең тавышлы җайланмасын урнаштыру буенча эш алып баралар.
“Апрель” үзәге җитәкчелеге Идел буе һәм Вахитов районы администрациясе вәкилләре белән очраштылар.
Өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-психологик реабилитация үткәрү максатыннан ,Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында мәдәни чаралар үткәрүче Заһидуллина А.З. ,социаль хезмәтләрдән файдаланучы Бублиева Г.Г. белән балачак истәлекләренә таянып, “Курчак терапиясы” технологиясының чираттагы шөгылен үткәрде.