Юбилеегыз белән!

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәменнән файдаланучы хезмәт ветераны Белова Валентина Лаврентьевна 11 июнь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртән-иртүк аны котларга социаль хезмәткәр Абрамова Гүзәл Наил кызы белән “Доверие” специалистлары ашыкты.

Валентина Белова 1928 елда Чистай шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Унөч яшеннән ул эшли башлый. Хезмәт китабын Валентина Лаврентьевна 14 яшендә генә ала, төймәләр житештерүче галантерея фабрикасында эшләгәндә. Сугыш елларында Мәскәү сәгать заводы Чистайга эвакуацияләнә. 1948-1970 елларда  Белова Валентина шул заводта эшли. 1951 елда ул кияүгә чыга. Тормыш иптәше Николай Белов белән ике бала үстерәләр.

1972 елда аларның язмышларында яңа этап башлана — Беловлар гаиләсе Яр Чаллыга, автогигант төзелешенә күчә. Валентина 10 елдан артык Кою заводында эшли. «Хезмәт ветераны», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Уллары Александр шулай ук үз тормышын Кою  заводы белән бәйли. Кызлары Людмила укытучы була.

Үзенең юбилеен Белова Валентина балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән билгеләп үтте.

Без дә аны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Ходай аңа сәламәтлек бирсен, ихтыяр көчен югалтмасын, тормыш юлын шатлык, куанычлар бизәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International