27 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.
Чараның максаты: яшьләрнең хәзерге заман җәмгыятендә үзләрен мөһим, әһәмиятле итеп хис итүләре аша, аларның потенциалын һәм гражданлык, социаль активлыгын арттыру иде.
Чараның программасы эрудиция, тапкырлык һәм логикага мәсьәләләрдән, тамашачылар өчен биремнәрдән, тәмле ризыклар белән «Чәй тәнәфесеннән”, Музыкаль минутлардан» әзерләнгән иде. Уенда катнашучылар уен алдыннан, викторинаның кагыйдәләре белән таныштылар.
Уенда үзләрен һәм үзләренең көчле якларын күрсәтеп яшь һәм хәтта пенсия яшендәге социаль хезмәт алучылар катнаштылар. Катнашучылар яшьләр бәйрәме турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, хәттә, «Яшьләр көне» дип исемләнгән берьюлы, берничә бәйрәмнең барлыгы аларны аптырашта калдырды: Рәссәй яшьләре көне, Халык – ара яшьләр көне, Бөтен дөнья яшьләр көне, Яшьләр бердәмлеге көне.
Оештыручылар уенны тәмамлап, җиңүчеләрне билгеләделәр һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар уенны алып баручы Марат Закировка һәм яшьләр клубы «Ника» активына кызыклы итеп әзерләнгән викторина өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Нәтиҗәдә, интеллектуаль уен – викторина социаль хезмәт алучыларга команда рухын ныгытырга һәм бердәмлекләрен арттырырга булышты.
Чарада 40 кеше катнашты.