28 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Ватан – зур һәм газиз сүз” дәресе үтте. Дәреснең максаты: балаларда Ватан өчен патриотик хисләр тәрбияләү, туган якка хөрмәт һәм сак караш формалаштыру.
Дәресне тәрбиячеләр Максютина Надежда һәм Самойлова Гөлчәчәк үткәрде. Бу дәрес “Газиз Ватан” төшенчәсен балаларда формалаштыруга юнәлтелгән иде. Балалар нәрсә ул кечкенә Ватан, нәрсәдән кешенең биографиясе башлана, нәрсә ул тарихи хәтер турында бәхәс алыштылар.
Һәрбер бала үзенең туган шәһәре, авылы, анда яшәүче кешеләр турында сөйләделәр. Дәрес барышында Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары турында презентация карадылар.
Дәреснең азагында балалар Ватаныбызның тарихын өйрәнеп, һәркем үзенең кече Ватаны белән горурлана ала. Бу дәрестә барлыгы 15 кеше мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре катнашты.