Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен “Балалар Сабантуе” оештырды. Бәйрәмне ачып җибәрүне дә милли киемнәр кигән балаларга ышанып тапшырылды. Бәйрәмнең төп максаты – балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру булды. Төп максат белән бәйле рәвештә, оештырылган спорт уеннары да татар халкының милли гореф-гадәтләре белән бәйле иде. Канат тартышу, капчы киеп йөгерү, чиләк-көянтә белән су алып килү, чүлмәк вату, милли орнаментны матур төсләр белән бизәү – һәрбер уенда балалар бик теләп катнаштылар. Без балалар кечкенә яшьтән үк Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның бердәм, дус-тату яшәвен, һәрбер милләт вәкиленең бер үк хокукларга ия булуын белеп үсүен телибез, - ди белгечләр. “Балалар Сабантуеның” һәрбер катнашучысы, сынауларны үтеп, бүләген алды. Балалар һәрбер ярышта бик теләп катнаштылар. Сабантуй бик күңелле узды.