29 июнь көнне «Шатлык» приюты балалары «Батыр» кинотеатырында булдылар. Кинотеатрда алар бик күп фильмнар карадылар, ләкин яңартылган зал аларда тагын да соклану уятты. Балалар гаҗәеп кызык «Джим пуговка һәм машинист Лукас» дигән фильм-әкият карадылар. Фильм яшь тамашачыларны битараф калдырмады. Балалар күңелле тәэсир һәм караулар рәхәтлек алдылар.
Автор: тәрбияче Ирина Тимофеева.
«Шатлык» приютында мәктәпкәчә кеше яшьтәге балалар белән “Әкият утравына сәяхәт” дигән сөйләм телнең “Кургый хайваннар” темасы нигезендә лексик-грамматик өлешен үстерү нигезендә алып барылды. Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында. Дәрес тутый кош Романың “Узнавай-ка” әкияти утравына катырга ярдәм сорау белән башланды. Аннан соң балалар җәнлекләрне һава шарыенда өйгә кайтырга ярдәм итәр өчен сәяхәткә киттеләр. Юлда төрле сынаулар аша уздылар, уеннар уйнадылар. Дәрес ахырында бармакларга гимнастика ясадылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар. “Кешесез утрау” дигән мультфильм карадылар һәм аның турында фикер алыштылар.
Мондый дәресләр балаларда иҗади фикерләү кенекмәләре формалашиыра, стандарт булмаган биремнәрне чишү танып белү активлыгын һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә.
Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.
“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм Әтнә башкарма комитеты белән берлектә 2018 нче елның 29 июнендә Татарстан территориясенең иң борынгы шәһәрләренең берсе Болгарга экскурсия оештырылды. Экскурсия вакытында өлкәннәр мөселман халкының кабатланмас матур һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән хозурландылар.
Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше буенча, «Аңлау өчен юнәлеш» курсы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 10-нчы санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар арасында «Йолдызлы ил» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: үзеңне танып-белү сәләтен күтәрү, үз сыйфатларыңа һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларына бәя бирмичә генә аларны кабул итергә өйрәнү.
«Әни+бәби» клубы эше кысаларында “Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 2018 елның 28 июне көнне социаль ярдәм күрсәтүдә торучы ата-аналар һәм аларның балалары арасында «Төсләр өйрәнәбез: кызыл һәм сары» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларны кызыл, сары төсләрне танып белергә өйрәтү, әни һәм бала арасында булган хезмәттәшлек күнекмәләрен булдыру.
Татарстан – минем горурлыгым» шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова үзәк карамагында торучы 12 бала арасында “Минем яраткан Түбән Камам” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда туган шәһәр турында булган белемнәрне рәткә китерү, үзеңнең кече Ватаныңа карата булган җаваплы карашны формалаштыру, аның территориясендә чисталык һәм тәртипне саклау.
Питрәч “Шатлык” приютында Мультсалон “Мультфильмнардагы яраткан китап геройлары»- дип исемләнгән күңелле конкурс программасы булып узды. Тәрбияләнүчеләр кноматографлар тарихы, мультфильмнар, «музыкаль ринг», «Уйлап тап» конкурсларында актив катнаштылар. Иң истә калган конкурс үзләрен “Винни- Пух” мультфильмы геройларында сынап карау булды.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.
Балалар җәйне бик яраталар, чөнки бу иң якты һәм күңелле ел фасылы. Ул һәрвакыт җылык, шатлык һәм бик күп уңай эмоцияләрөләшә. Бу каникуллар һәм яллар вакыты, яраткан гаилә белән вакыт уздыру вакыты.
2018 елның 29 июнендә «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесе белгечләре КДН һәм «Форпост» яшьләр хәрәкәте белән берлектә балалар өчен хәрәкәтле уеннар уткәрделәр. Балалар уеннарнда бик теләп катнаштылар, ә соңыннан аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.
2018 елның 28 июнькөнендәКече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиев Хаҗиәхмәт Вәли улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәли абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Волонтерлар елы кысаларында, "Без – волонтерлар!" дип исемләнгән акция оештырды.