29 июнь 2018 ел, Җомга
Халыкны хокукый яктан агарту кысаларында Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә “ Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чарада инвалид бала тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр, социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы инвалидлар катнашты. Ата-аналарның алимент буенча бурычлары, балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләргә социаль ярдәм итү чаралары, инвалид булган гражданнарның социаль гарантияләре һәм башка сорауларга инвалидларның “Закал” региональ иҗтимагый оешмасы башлыгы Латыпов Р.Б., юристконсульт Базуева К.И., “Мәрхәмәтлелек планетасы” җитәкчесе Хөснуллина Т.С., “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге директоры Чернышева И.Р. җавап бирде. Түгәрәк өстәл барышында бик күп сорауларга җавап табылды. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның файдалы һәм әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Бөтендөнья балык тотучылар көнендә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен балык тоту оештырдылар.
29 нчы июнь көнне Җәлил картлар йорты өлкәннәре психолог Нәҗметдинова Гөлнара һәм мәдәният хезмәткәре Бәдретдинова Гөлназ белән берлектә паркка сәяхәт кылдылар. Барлык өлкәннәребез дә паркта сәяхәттә йөрде, Җәлил паркының тарихы турында әңгәмә тыңладылар. Соңыннан үзләренең туган якларының тарихы белән уртаклаштылар. Сәяхәтебез азагында өлкәннәребез парк турындагы тәэсирләрен рәсемдә күрсәттеләр. Өлкәннәребезгә бу сәяхәтебез бик ошады.Алга таба да табигатебезне шушылай матур көе сакланып калуын теләп калдылар.
29 июнь 2018 ел, җомга
Тәрбиячеләр Салихова Лена һәм Самойлова Гөлчәчәк “Шәхси гигиена “ темасына танып – белү әңгәмәсе үткәрделәр.
Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» социаль приютында психологы Садыкова Р. Н. өлкын группа балалары белән “Яшьүсмерләр арасында тәмәкә тартуны кисәту”дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты”әдеплелек кагыйдәләрән һәм бер-берсе арасындагы мөнәсәбәтләр не аңлау, танышу купеемәләрен булдырну.
Чара бик җанлы һәм кызык узды, торле уен техникалары кулланылды, сөйләм күнекмныгыту “Нәрсә курәм шуны әйтем”, “Башкаларга игътибар күрсәт”, уеннары, шулай ук хисләр һәм тәннең тәнләшуе торле уен этюдлары белән күрсәтелде.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаштылар, командада әшләү нәтиҗәсендә монәсәбәтләрне аңлау күнекмәләре үсте, балаларның активлыгы, иниөиативныгы артты, үзләренең уңай, позицияләре формалашты.
Автор: психолог Римма Садыкова.

“Шатлык» приютында балалар “Тылсымлы кисәкләр” дигән түгәрәккә йөриләр. Җитәкчесе Галимзянова Л.М. Түгәрәктә алар “кинусайга” техникасын үзләштерәләр. Дәрестә балалар уйланылган эшнең дизайнын ясадылар. Эскизын эшләделәр. Мөстәкыйль рәвештә кирәкле элементларны башкардылар, бердәм полотно булдлырдылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Галимҗанова.
28 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы “Син узең генә түгел!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып балигъ булмаган бала белән шәхси дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – суицидны кабат булдырмау, тормышка дөрес караш үстерүгә юнәлтелгән иде.
27 июнь көнне Зәй муниципаль районының “Радость” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең чираттагы гомуми җыелышы булды. Җыелышта Зәй муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү Бүлеге башлыгы Хузина Эльмира Габдулхак кызы катнашты.