“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм Әтнә башкарма комитеты белән берлектә 2018 нче елның 29 июнендә Татарстан территориясенең иң борынгы шәһәрләренең берсе Болгарга экскурсия оештырылды. Экскурсия вакытында өлкәннәр мөселман халкының кабатланмас матур һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән хозурландылар.