“Минем яраткан Түбән Камам” дәресе "Веста" Үзәге

2018 елның 29 июне, җомга

 «Татарстан – минем горурлыгым» шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова үзәк карамагында торучы 12 бала арасында “Минем яраткан Түбән Камам” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда туган шәһәр турында булган белемнәрне рәткә китерү, үзеңнең кече Ватаныңа карата булган  җаваплы карашны формалаштыру, аның территориясендә чисталык һәм тәртипне саклау.  

«Безнең Түбән Кама шәһәре – Татарстан Республикасында иң эре сәнәгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, яшәүчеләр саны буенча өченче урында торучы шәһәр. Бу матур яшь һәм яшел шәһәр Кама (Чулман) елгасының сул як яр буенда урнашкан», - әлеге сүзләр белән социаль педагог дәресне башлап җибәрде, шулай ук балалар шәһәрнең үсеш тарихы, шәһәр төзүче предприятиеләр, истәлекле урыннары һ. б. турында тыңладылар.  Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, кичерешләре, уйлары белән уртаклаштылар, шәһәрдә яраткан урыннарын сөйләделәр. Аннан соң балалар Түбән Кама турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Дәрес ахырында, балалар үзләренең шәһәрен сакларга, инфраструктурасын бозмаска,  чүп-чар белән пычратмаска һәм аның алга таба үсешен һәм иминлеген кайгыртырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International