Куныр авылында яшәүче Әхмәдиева Бибигөл Әхмәди кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Л.Н.Толстойга 190 ел тулу уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен китап уку чарасы уздырдылар. Мондый чаралар өлкәннәребезнең җаннарына тынычлык, күңел күтәренкелеге бирә.
2 июль 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Мурадян Рубик Сергей “Туган як” акция кысаларында узенен туганнарына кунакка кайтачак.
29 нчы июнь 2018 нче ел, җомга
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Хусаинова Лилия Таhир кызы ачып җибәрде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар: Тукай районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ганиева Гөлнара Фердинант кызы, Тукай муниципаль районы ветераннар советы рәисе Зарипов Галимҗан Саетзянович, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районында социаль яклау бүлеге башлыгы Шәфыйкованы Гөлнара Ауезхан кызы, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов Шарипьян улы. Килгән кунаклар картлар йортында яшәүчеләргә бүләкләр бүләк иттеләр. Ачу тантанасыннан соң Сабантуйның күңел ачу өлеше башланды. Бәйрәм кунаклары – Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре барысына да үз җырларын бүләк иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм бик ошады.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Нарат» боз сараена бардылар. Балалар "Нарат" боз сараена барып күңелле ял итеп кайттылар. Тимераякта шуу балаларга бик ошады һәм аларга физик яктан чыныгырга ярдәм итте.
Питрәч муниципаль районының "Шатлык" приютында балалар зур теләк белән "Мукасолька" түгәрәгенә йөриләр. Шулай итеп, июнь аенда, тәрбияләнүчеләр балаларнын яраткан уенчыгын - пирамидканы ясадылар. Дәрестә балалар төсләрне ныгыттылар, пропорция үтәргә өйрәнделәр.
Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдинова.
«Шатлык» приютында «Россия Көне» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларда үз иленә карата мәхәббәт горурлык хисе тәрбияләү, туган ил турында аларның белемнәрен баету. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләргә түбәндәге юнәлешләрдә: Россия халыкларының гореф гадәтләре, йолалары һәм аларның дуслыгы; Россия табигатенең матурлыгы һәм төрлелече; «алтын боҗра» шәһәрләре; Россия байрагы һәм гимны, алар турында әңгәмә; географик картада Россияне өйрәндек табарга. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр В.Рождественскийның туган ил турында шигырен тыңладылар.
Автор: тәрбияче Диля Волкова.
Тәрбияче Шәйхетдинова Л.Р нәниләр төркеме белән “Транспорт” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларга транспорт төрләре буенча гыйлем беркетергә. Балалар аз хәрәкәтле “төсле автомобильләр”, “Дулкын”, туп белән дидактик уеннарга җәлеп ителделәр. Дәрес барышында балалар туландырган “транспорт” сүзен кулландылар, сүзлекләрен активлаштырдылар, балалар тулы җавап бирергә өйрәнделәр, кызыксыну белән әңгәмәгә кушылдылар. Дәрес ахырында дәфтәр битендә “барлык самалетларны табарга”, “транспорт төрләрен билгеләргә”, дигән биремнәр бирелде.
Автор: тәрбияче Лесән Шайхутдинова.
Укылыш-менә иң яхшы укулар
А. С. Пушкин
«Шатлык» приютында «Безнең дуслар-китаплар» дигән темага чара уздырды. Чараның максаты: китапларга сакчыл караш һәм нәфис әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләнү .Дәрескә кадәр балалар әдәбиятеннән күргәзмә оештырылды.Чара барышында балалар кроссвордлар чиштеләр, китап турында мәкальләрне искә төшерделәр.Китапханәдә тәртип кагыйдәләре бәлен таныштылар. Нәтиҗәдә, балалар китап безнең дустыбыз, киңәшчебез, ярдәмчебез һәм безнең укытучыбыз, икәнлегенә төшенделәр.
Автор: тәрбияче Дилә Волкова.