Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Волонтерлар елы кысаларында, "Без – волонтерлар!" дип исемләнгән акция оештырды. Иреклеләр авыл халкына мәгълумати буклетлар әзерләп өләштеләр, аңлатма әңгәмәләр үткәрделәр. Яшьләр дә, олылар да волонтерлар хәрәкәте турында хәбәрдар калды.