«Әни+бәби» клубы эше кысаларында “Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 2018 елның 28 июне көнне социаль ярдәм күрсәтүдә торучы ата-аналар һәм аларның балалары арасында «Төсләр өйрәнәбез: кызыл һәм сары» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларны кызыл, сары төсләрне танып белергә өйрәтү, әни һәм бала арасында булган хезмәттәшлек күнекмәләрен булдыру.
Дәрес нәниләргә кунакка сары чебеш килү белән башланып китте. Куелган максатны тормышка ашыру өчен балаларга төрле уеннар һәм биремнәр әзерләнде: пирамидка җыю, уенчыкларны төс буенча аралау, төсләрен билгеләп предметларны тикшерү, сәдәфләрне аерым савытларга тутыру, пластилин белән эш һ. б. Сабыйлар бу күнегүләр аша төсләрне аеру сәләтен, вак моторикаларын үстерделәр, предметларны төсләр буенча аерырга өйрәнделәр. Нәниләргә бигрәк тә дәреснең музыкаль өлеше ошады, алар чеби битлекләре киеп биеделәр. Очрашуда шулай ук физминуткалар үткәрелде. Яңа мәгълүматны үзләштерергә нәниләргә әниләре ярдәм итте, алар балалары белән дәреснең башыннан азагына кадәр үзара бәйләнештә булдылар.
Нәтиҗәдә, әлеге дәрестә балаларда булганнарга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт барлыкка килде, кошларга карата сакчыл караш булдырылды.