«Йолдызлы ил» дәресе "Веста" Үзәге

2018 елның 29 июне, җомга

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше буенча, «Аңлау өчен юнәлеш» курсы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 10-нчы санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар арасында «Йолдызлы ил» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: үзеңне танып-белү сәләтен күтәрү, үз сыйфатларыңа һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларына бәя бирмичә генә аларны кабул итергә өйрәнү.

Әүвәл балаларга «Йолдызлы ил» дип аталган әкият укылды, аннан соң  психолог бу әсәрнең нәрсә турында булуын сорады. Җаваплар төрле иде, ләкин барысы да, без барыбыз да төрле, әмма кешедә булган җитешсезлекләрдә гел казынып кына торсак, критикага бирелергә мәҗбүр итсәк, кеше үз көченә, дәртенә ышанычын, яхшы гамәлләр кыларга омтылышын югалта, тагын да начаррак гамәлләр кыла башлый дигән фикергә килделәр. Аннан соң психолог балаларга үз яшьтәшләренә яңача карарга ярдәм итә алучы күнегүләр үтәргә тәкъдим ясады, мәсәлән: «Аждаһа-принцесса-самурай» (ничек итеп бер-берсе белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген тоярга ярдәм итә); «Җилдәге камыш» (төркемдәге катнашучыларның үзара ышаныч белән уйнау тәҗрибәсен булдырды); «Бары тик бергә» (уендагы иптәшенең тойгыларын аңларга ярдәм итте).

«Кызыклы - файдалы» йомгаклау уенында һәр бала, үзенең бу дәрестә алган тойгылары белән уртаклаша алдылар. Барысы да уртак фикергә килделәр: «Аҗдаһа-принцесса-самурай» командадагы уенчыларга бер-берсе белән уртак тел табарга ярдәм итәргә булыша, ә «Җилдәге камыш» уенын - катлаулы күнегү дип атадылар, чөнки башкаларга тулысынча ышану җиңелләрдән түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International