Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы хезмәткәрләр белән эмоциональ яну синдромын кисәтү буенча релаксацион дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: хезмәткәрләрнең эмоциональ хәлен яхшырту, аларның психологик сәламәтлекләрен ныгыту.