ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар  алдында, районыбызның библиотека җитәкчесе Гарипова Лилия Дамировна. Сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады.

Чыгышның максаты: сәламәтлеккә аеруча ихтибарлы булу.  Чара вакытында куп авыруларның нервлану  аркасында килеп чыгуы турында сөйләнде һәм тыныч яшәү рәвеше алып баруга басым ясалды.                                   Ял итүчеләр Гарипова Лилия Дамировнаның чыгышын бик ихтибар белән тыңладылар .

Җәлил картлар йортында Шагалиева Музагида үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп үтте. Музагида апа тумышы белән Ютазы районы Байрика-Тамак авлында туып үскән, гомере буе шул колхозда эшләгән, гомер иткән. Яшенә караганда Музагида апа яшлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ольга Владимир кызы, Ветераннар советы рәисе Зоя Василь кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Разида Ринат кызы, кайнар котладылар. Музагида апа социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.  Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп, котлап истэлекле бүләк тапшырылды.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

23 июль 2018 ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә психолог Чулпан Галлямова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучыларга  гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтә торган анкета биремнәре тәкъдим иттеләр һәм аларга җаваплар алдылар.

Чараның максаты: Үзәктә бирелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү.

Администрация һәм Үзәк белгечләре гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен оптималь метод, алымнар оештырып, тернәкләндерү процессын яхшырту өстендә эшлиләр.

Анкетаны 27 социаль хезмәт алучы узды. Соңыннан, чарада катнашучылар 2013 елның 28 декабрендә чыккан 442 номерлы “Рәссәй Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән    Федераль закон буенча сораулар бирделәр hәм Үзәк белгечләреннән  аңлатмалар тыңладылар.

Социаль хезмәт алучылар анкеталарда социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуларын күрсәттеләр.

20 май 2018 ел, җомга

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучыларга бию түгәрәге эшли.

 Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын  канәгатьләнү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм буш вакытларын күңелле уздыру иде.

Биюләрнең күңел күтәрә, хәрәкәтне арттыра, тән рәхәтлеге бирә  торган үзенчәлеге бар.

Социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаихтимир Насреев   «Бию терапия» программасы буенча шөгыль үткәрделәр. Бию түгәрәге  барышында  буыннарны яздыру  өчен җиңел генә күнегүләр ясадылар,  сак кына сикерүле элементлар башкардылар, вальс борылышларын өйрәнделәр. 74 яшьлек социаль хезмәт алучы, авыру аяклары белән, бу күңел күтәрә торган чарада кул таякларын калдырып вальс та эйләнеп алды. Катнашучылар бию терапиясеннән канәгать булып калдылар һәм  бию түгәрәгенә йөрергә теләүләрен белдерделәр.

    Чарада 18 кеше катнашты.

"Без - булачак чемпионнар" программасы уңаеннан  "Изге эшләр" активистлары Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып киттеләр. Активистлар балаларга футбол экипировкасы бүләк итте.

2018 елның 20 июлендә Баулы муниципаль районында "Милосердие" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире Залятова Лилия Миннеганиевна "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция үткәрде.

Мамадыш  картлар һәм инвалидлар йортында экстремизм һәм терроризмны кисәтү максатыннан көн саен видеороликлар күрсәтү оештырылды

Үткән атнада Бөгелмә начар күрүчеләре гаиләләре белән “Карабаш” күле буена ял итәргә бардылар.

23 июль 2018 ел, дүшәмбе

Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүчеләр белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International