"Хыял" балалар приютында ”Николай Гаврилович Чернышевскийның тормыш юлы"дигән чара уздырылды

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Чаралар планы нигезендә язучысы, философы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Николай Гаврилович Чернышевскийның тууына 190 ел тулуга багышланган чара уздырылды.

Чараның максаты укучыларда Н.Г.Чернышевский иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, сөйләм үстерү, үз халкына мәхәббәт хисе уяту иде.

Тәрбияләнүчеләргә «Николай Гаврилович Чернышевскийның тормыш юлы” дигән презентация күрсәтелде.

Кичәдә катнашучылар «Нәрсә эшләргә?», «Пролог» романнарыннан өзекләр тыңладылар, шулай ук язучыга багышлап үзләре язган шигырьләрен укыдылар.

Балалар өчен  китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Өлкән яшьтәге балалар  әдәби-детектив уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International