«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 24 июлендә “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору ” дигән темага әнгәмә үткелде.

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында. 2018 елның 24 июлендә социаль хезмәт күрсәтү белгече Имамутдинова Ләйсән  “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору” дигән темага әнгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - көндәлек тормыштагы  куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне  анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү.   Алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, катнашучыларга  “Игътибарлы гражданнар”, “Без терроризмга каршы”, “Ана”, “Игътибарлылык”, “Терроризмның милләте юк”, терроризмга каршы көрәшүдә куелган дәрәжәләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә торган видиороликлар күрсәтелде. Чара ахырында һәркем уз фикерен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International