“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Милли бизәкләре белән таныштыру” чарасы оештырылды

2018 елның 24 июле, сишәмбе

24 июль 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Милли бизәкләре белән таныштыру” чарасы оештырылды. Аның максаты булып рус һәм татар халкының бизәкләрен өйрәнү куелды.

Чара бизәкләр белән танышу белән башланды. Балалар бизәкләрнең күргәзмәләрен карадылар, тарих, традиөия һәм һөнәр белән бәйле икәнен, эш костюмында алъяпкыч барлыгы турында белделәр.

Аннары алъяпкыч аппликациясен, яраткан бизәкләр белән тырышып ясадылар. Мондый чаралар тернәкләндерә үзәгендәге балаларның тормышын кызык һәм эчтәлекле итә, аны иҗат шатлыгы белән тулыландыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International