Мәскәү һәм Санкт – Петербург шәhәрләреннән БөтенРәссәй инвалидлар җәмгыяте вәкилләре бездә кунакта.

2018 елның 24 июле, сишәмбе

24 июль 2018 ел, сишәмбе

Бүген “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Мәскәү шәhәренең Төньяк округының  инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Бастрыкина җитәкчелегендә һәм Санкт – Петербург шәhәренең вәкилләре кунакта булдылар.

Чараның максаты: инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу,  шулай ук инвалидлар өчен кием модельләре һәм сәнгать иҗаты күргәзмәсе күрсәтү иде.

Чара кысаларында «Идел – Урал»  инвалид – спортчыларның Хәйрия фонды җитәкчесе Ракит Абдульманов шашка турниры һәм концерт программасы оештырды. Чаллы язучысы Михаил Гоголевның кунаклар белән очрашуда, үзенең иҗаты турында сөйләде  һәм автографлар куелган китапларын бүләк итте.

Чарада 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International