ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

10 август  2018 ел, җомга

    Сонгы 10 ел эчендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек якынча 2 тапкырга арткан. Кагыйдә буларак мондый балалар әти-әниләре аналык хокукыннан мәхрүм ителгән  яки имин булмаган гаиләләрдә үсә. Гаиләдә килеп туган проблемалар, әти-әни белән начар мөнәсәбәтләр, финанс кыенлыклар кичерү баланы урамга “этеп” чыгара.

    Социаль дезадаптация һәм хокук бозуларны профилактикалау, үз-үзеңне дөрес тотуның кулай алымнарын формалаштыру максатыннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова “Үзеңә ышан” технология кысаларына таянып  дәрес үткәрде.

Әтнә муниципаль районы “Изгелек” үзәге хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны  ачыклау максаты белән, ялгыз һәм ялгыз яшәүче  70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә чыгып, тормыш шартларын тикшерүне дәвам итә. Эш барышында, социаль  хезмәткәрләр тарафыннан, өлкән яшьтәге гражданнарның   яшәү шартлары турында актлар төзелеп, ярдәмгә мохтаҗлык тикшерелә.

10 нчы август 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында «Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, юмористик хисләр, артистизм талантлар һәм гыйльми кызыксынуны уяту.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр. Төп өлешендә катнашучыларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде: туп белән йөгерү, сикерү, кегли һәм обруч белән эстафеталар. Анда алар үзләрен һәм үзләренең спорт, акыл сәләтләрен, күнекмәләрен курсәттеләр. Барлык этаплар киеренке   көрәштә үттеләр. Җанатарлар  үз командалары өчен кайгырды. Барысы да барлык көчен җыеп финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты. Үткәрелгән спорт бәйрәме  катнашучыларны  берләштерде беркемне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәт алучылар үзләрен чын коллектив дип хис иттеләр!

Эстафеталар  сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.   

Чарада 19 кеше катнашты.

Җомга көнне, 10 августта Үзәгендә социаль адаптацияләү «Маяк» шәфкать туташы Маркова Надежда әңгәмә хезмәткәрләре белән һәм клиентлар учреждениеләре буенча, гриппны профилактикалау. Максаты-әңгәмә: формалаштыруга ярдәм итү һәм үстерү турында белемнәр гриппе һәм респираторных авыруларны профилактикалау чаралары.

"Минем республика - минем Татарстан" КЦСОН "Надежда"

Эңгәмә темасы: “ Кояш сугуның төп билгеләрә. Аның профилактикасы һәм беренче ярдәм күрсәтү”. “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре шул темага әңгәмә үткәрдәләр.

2018 елның 9 августында  «Забота» приюты тәрбиячесе  Якупова В.Т.  мәктәп яшендәге балалар белән «Экологик бәйрәм» дигән чара үткәрде.
 Максат: тәрбияләнүчеләрнең экологик культурасын  һәм белеменуен эшчәнлегеаша оештыру.
 

09 августа 2018 елда «Кайгырту» приютының тәрбиячесе Давлетшина Н.И.  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән балалар уен мәйданчыгында кызыклы экологик уен–сәяхәт “Иске урман ачкычы”дип аталган чара оештырды.

    Бу чараның  максаты: экологик фикерләү культурасын үстерү һәм үз-үзеңне тоту, табигатькә мәхәббәт хисләрен үстерү. 

10 август көнне туган як музее хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская Югары Ослан  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт - интернатында   декоратив шар ясау буенча мастер – класс  үткәрделәр.

«Парикмахер эше» Эше хезмәт реабилитацияләү кабинеты эше кысаларында 2018 елның 8 августы көнне «Веста» Үзәге методисты Миләүшә Авзалова «Пикси» дип аталган чәч кисү төре” дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Максат: урта озынлыктагы чәчләрдә әлеге төр чәч кисүгә өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International