ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә хезмәт эше оештыручы Усманова Алина тарафыннан  “газетадан үрү” буенча осталык дәресе  үткәрелде.

Белгеч ГУСО «ҮЗӘГЕ «Исток-Башлангыч» МТЗ һәм СЗ ТР Лениногорск муниципаль районында» социаль яклау бүлегенен специалисты   3 нче участогында   акция уздырды «Бергә терроризмга каршы!»

    “Татарстан Республикасы хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм  курсәту булекчәсе белгечләре  куп балалы hәм аз керемле гаиләләрдә балалар hәм ата аналар белән,  янгынга каршы белемнәрен кутәру hәм  балаларның ут белән уйнауларын кисәту  максаты белән, гаиләләргә чыктылар.              

Татарстанда 2018 ел бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның елы дипигъланиттеләр.Быел Россия язучының тууына 190 ел булуын билгеләпүткәрә.

Социаль педагог Виктория Иванова социаль ярдәм күрсәтү КЦСОН «Гармония» карамагында булган балалар белән әңгәмә уткәрде һәм«Лев Толстой Казанда» дигән тематик стенд рәсмиләштерде.

Менделеевск муниципаль районында "Берег надежды" социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  өлкән яшьтәге гражданнарның  социаль хәлен, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны караучыларга психологик ярдәм күрсәтү максаты белән "Тәрбияләү мәктәбе" технологиясе гамәлгә кертелгән.

 

 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресе узды.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү  бүлегендә хезмәт белән дәвалау инструкторы Кәбирова Ләйсән  «Әйдәгез әле әбиләр!» бәйгесе  оештырды. Чарада егерме өч  өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар катнашты.

“Әбиләр – оныкларның иң якын дуслары, тәрбиячеләре, яклаучылары, әкиятчеләре һәм пешекчеләре” – бәйгенең максаты чара барышында иң яхшы әбине ачыклау.

Чарада катнашучылар да, жюри  да ял итүчеләр үзләре. Бәйге этаплап алып барылды. Бәйгенең беренче баскычында “Танышу, кызыксынулар - хобби”, катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, яраткан шөгельләре турында сөйләделәр. Икенче баскычта әбиләребез татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын, оныкларга карата әйтелгән назлыдан - назлы сүзләр белүдә ярыштылар, бишек җырларын искә төшерделәр.

Бәйгене дәвам итеп, әбиләребез үз куллары белән әзерләгән ризыкларын якладылар, әзерләү ысуллары, серләре белән уртаклаштылар. Тернәкләнүчеләр арасындагы активистыбыз Тубән Өскебаш авылында яшәүче Зәйнеев Илсур Гыйлемхан улы  тормыш иптәше Хәлимә ханым белән бергәләп татар халык ашы “Урама”ны бик матур һәм тәмле итеп  пешергәннәр.   Искитмәле матур табигатьле Аман Оштарма авылында гомер итүче Галимҗанова Рәйхәнә  Мәннән кызы барыбыз да бик яраткан ит бәлешен пешереп, әле кайнар килеш, китереп җиткергән. Гыйлфанова Әлфия ханым Хәммәт кызы чарада катнашучыларга бәет сөйләде һәм, әби буларак,  үзенең тормышыннан кызыклы очраклар белән уртаклашты.

Ял итүчеләр әлеге чарада бик теләп катнаштылар, бәйге ахырында түгәрәкләнеп  утырып  үзләре әзерләп алып килгән тәмледән – тәмле  күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018нче елның 8 августында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү булекчәсенең психологы һәм опека булеге белгече Балтач муниципаль районнда тәрбиягә бала алган гаиләләргә ведомство ара рейдлар ясады.

  Балык Бистәсе районының  «Сәламәт Бул!» ветераннар клубы Алабуга шәһәренең истәлекле урыннарында  экскурсиядә булдылар,

 

     08 августа 2018 елда «Кайгырту» приютында Спорт көне игълан ителде. Көне буе  кызлар һәм малайлар төрле спорт уеннары уйнадылар.

Шулай ук бу көнне тәрбияче  Давлетшина Н.И.  мәктәп яшьтәге балалар белән “Без сәламәтлеккә әйтик: - ӘЙЕ!” спорт эстафетасы  уздырды.

     Бу дәреснең максаты:  актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны күтәрү;


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International