"Минем республика - минем Татарстан" КЦСОН "Надежда"

2018 елның 10 августы, җомга

10 август  Иж-Бубый авылы музеенда  30 август - Татарстанның суверениты көне уңаеннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре,  социаль хезмэткәр Газизова Луиза карамагындагы өлкәннәр, авылдашлар катнашында зур чара уздырды. Сөйләшү чәй өстәле артында барды. Татарстан тарихы, Иж-Бубый авылы тарихы,бубилар мирасы турында музей хезмәткәре Нурия Маннапова бик эчтәлекле әңгәмә корды.Әңгәмә тарихка нигезлэнеп, күргәзмә материаллар карап узды.

    Кыскача Бубый тарихы турындагы әңгәмәне бик телэп тынладык, сораулар бирдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International