«Пикси» дип аталган чәч кисү төре” дигән темага дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 10 августы, җомга

«Парикмахер эше» Эше хезмәт реабилитацияләү кабинеты эше кысаларында 2018 елның 8 августы көнне «Веста» Үзәге методисты Миләүшә Авзалова «Пикси» дип аталган чәч кисү төре” дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Максат: урта озынлыктагы чәчләрдә әлеге төр чәч кисүгә өйрәтү.

Гүзәл затларда әлеге төр чәч кисү бик зур  популярлык яулады. Пикси – бу чигәләр зонасында һәм муенга тошеп тора торган чәчләрне кисеп бетерә торган чәч кисү төренең берсе булып тора. Аның төп үзенчәлекләренең берсе булып тора тырпаеп торган чәч очлары, кыска чигә чәчләре һәм озынайтылган алгы челка. Дәрестә катнашучылар пикси моделенең өч төрле формасы бар икәнен белделәр: кыска, озын һәм урта пикси.Һәм аның һәр төрен йөз формасына карап сайларга кирәк.

Әлеге дәрестә хатын-кызлар урта пикси киселешен һәм аны матур итеп киптерү, ясау серләренә өйрәнделәр.

Модельнең чәчен иңсәләренә кадәр алдырдылар, арттан каскад формасында кистеләр, шулай ук “шапочка” формасын да сакладылар,  шулай эшләгән вакытта гына прическа чәч кабарынкы, матур булып тора.

Нәтиҗәдә, бар да үз эшеннән канәгать калдылар, пикси стриңкасы матур һәм эффектный килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International